Логотип «Мәйдан» журналы

Тәгәрмәчле китапханә

Казанда гадәти булмаган гаҗәеп китапханә барлыкка килгән. Китаплар белән тулы машина торак массивларда яшәүчеләргә китапханә ролен үти. “Көпчәкле” китапханә Самосырово, Дәрвишләр бистәсендә булачак, ш...

Казанда гадәти булмаган гаҗәеп китапханә барлыкка килгән.
mmKoCmoXlco
Китаплар белән тулы машина торак массивларда яшәүчеләргә китапханә ролен үти. “Көпчәкле” китапханә Самосырово, Дәрвишләр бистәсендә булачак, шулай ук Имәнлек урамындагы Ветераннар йортына да барачак. Машинадан китапларны 15 көнгә алып торырга була. Проект авторлары аңлатуынча, машина китаплар дөрес саклансын өчен махсус эшләнгән. Һава торышы үзгәргәндә дә китапларга зыян килми. Машинада барлыгы 1,5 мең китап саклана. Аларның 60 проценты зурлар өчен әсәрләр булса, 40 проценты кечкенәләр укый торган китаплар.
Биредә хәтта, электрон китап уку билеты белән дә китап алырга була икән.
 
http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар