Логотип «Мәйдан» журналы

«Татфондбанк»ка карата иминиятләштерү башланды

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) хәбәр иткәнчә, 2016 елның 15 декабреннән «Татфондбанк» (Казан) кредитларын иминиятләштерү башлана. Әлеге хәл Россия Банкы тарафыннан кредитор таләпләрен канә...

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) хәбәр иткәнчә, 2016 елның 15 декабреннән «Татфондбанк» (Казан) кредитларын иминиятләштерү башлана.
d2f2649289338c6e739fc64eb89dbb9d_l
Әлеге хәл Россия Банкы тарафыннан кредитор таләпләрен канәгатьләндерүгә өч айга мораторий-чикләүләр кертү һәм банк белән идарә итүгә вакытлы хакимият билгеләү белән бәйле.
АСВ вакытлы хакимиятен булдыру банк эшчәнлеген оператив тикшерүгә юнәлтелгән. Әлеге чара банкның кредиторлары һәм акча салучылары мәнфәгатьләрен якларга ярдәм итәчәк. Вакытлы хакимият банкның финанс хәлен тикшерәчәк, нәтиҗәләрдән чыгып, алдагы эшчәнлеккә тәкъдимнәр кертәчәк.
Банк мәҗбүри иминиятләштерү кертеме системасында (реестрда 96нчы номер) катнашучы буларак, аның һәр акча салучысы, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр дә, Федераль Канунда каралган иминият акчасына хокуклы («Россия Федерациясе банкларында физик затларның акчасын иминиятләштерү турында» ФК-№177, 2003 ел, 23 декабрь).
Акча салучыга банк исәбендәге сумма 100 процент күләмендә кайтарыла. Биредә эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен ачылган исәпләр дә кертелә. Әмма сумма 1 миллион 400 меңнән артмаска тиеш. Исәптәге чит ил валютасы 2016 елның 15 декабренә Россия Банкы курсы буенча санала.
Гражданнардан тиз ара гаризалар кабул итү һәм АСВ кертемнәрен кайтару өчен банк-агентлар белән эшләү ниятләнә. АСВ Идарәсе карары нигезендә әлеге банк-агентлар 2016 елның 21 декабренә кадәр конкурс нигезендә сайлап алына.
Түләүләр 2016 елның 29 декабреннән дә соңга калмый кайтарыла башлаячак. Аныңчы АСВ җирле матбугатта, Интернетта үз сайтында керем кайтару өчен гаризалар кабул итү урыны, вакыты, формасы һәм тәртибе турында рәсми белдерү бирәчәк. Гаризалар мораторий-чикләүләрнең соңгы көненә кадәр бирелә ала.
Иминият акчасын кайтару тәртибе турында өстәмә мәгълүматны АСВның кайнар линия телефоны аша (8-800-200-08-05), шулай ук АСВ сайтының «Страхование вкладов/Страховые случаи» бүлекчәсендә дә алырга мөмкин.
Россия Банкы боерыгы белән 2016 елның 15 декабреннән «Татфондбанк»ка мөнәсәбәттә кредиторлар таләпләрен канәгатьләндерү өчен өч айга мораторий кертелде һәм банк белән идарә итү өчен алты айга вакытлы хакимият билгеләнде.
19 декабрьдә сәгать иртәнге 10да «Татфондбанк» офислары эшчәнлеген яңадан башлап җибәрде. АСВ түләүләрен кайтару буенча консультация алу һәм кичектергесез банк операцияләре (мәсәлән, кредит түләү) уздырырга мөмкин.
Кредитларын капларга теләүчеләр банк бүлекләрендә чиратсыз кабул ителә. Экспертлар банкка бурычлы булмаска киңәш итә. Чөнки вакытлы хакимият кризис вазгыятендә штраф санкцияләре кулланырга мөмкин.
«Түләүләр банк-агент бүлекләре аша биреләчәк. Физик затларга түләүләр турында барлык яңалык АСВ сайтында куела һәм «Татфондбанк» сайтының «Яңалыклар» бүлегендә дә кабатлана», – диелә «Татфондбанк» матбугат хезмәте хәбәрендә.
Банкта иминиятләнгән акчалар:
– ашыгыч керем, валюта керемен дә кертеп;
– хезмәт хакы, пенсия, стипендия исәпләре;
– опекун/попечитель исәпләре;
– эскроу исәпләрдәге акча (торак сатып-алу белән бәйле исәпләр).
Кире кайтару өчен иң зур сумма 1 млн 400 мең. Моннан тыш эскроу исәпләрдә депонент яки бенефициар физик затларга 10 миллион сумга кадәр иминият акчасы бирелә. Биредә иминиятләнү торак сатып алу документларының дәүләт теркәлүе узган вакытка туры килүе мөһим.
 
http://intertat.ru

Комментарийлар