Логотип «Мәйдан» журналы

Татфондбанк клиентларына акча биш банкта кире кайтарылачак

Татфондбанк клиентларына иминият түләүләре "Сбербанк", ВТБ 24, "Россельхозбанк", "ФК Открытие" һәм "Ак Барс" банклар аша башкарылачак. Алар 2016 елның 26 декабрендә башланачак, дип хәбәр итә "Кер...

Татфондбанк клиентларына иминият түләүләре "Сбербанк", ВТБ 24, "Россельхозбанк", "ФК Открытие" һәм "Ак Барс" банклар аша башкарылачак.
 
20tat
Алар 2016 елның 26 декабрендә башланачак, дип хәбәр итә "Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы" Дәүләт корпорациясе (АСВ).
Вкладчыларның кайсы банкка караганлыгы турындагы хәбәр 23 декабрьгә кадәр АСВ рәсми сайтында урнаштырылачак. Акчаны алу өчен кертемчеләргә агент-банкка паспортны күрсәтеп, акчаны кирү кайтару турында гариза язарга кирәк булачак. Гариза бланклары агент-банкларда бирелә, диелә анда.
АСВ Татфондбанк клиентларын агент-банкларның Яңа ел бәйрәмнәрендәге эш тәртибе белән өстәмә таныштырачак. Игълан АСВ сайтында 30 декабрьгә кадәр урнаштырылачак.

Комментарийлар