Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның хоккей ветераннары җыелмасы Чехия командасын җиңде

Казанда Татарстан һәм Чехиянең хоккей буенча ветераннар җыелма командалары арасында иптәшләрчә матч үтте. Уен 5:2 исәбе белән боз хуҗалары файдасына төгәлләнде.Республиканың җыелма командасы составынд...

Казанда Татарстан һәм Чехиянең хоккей буенча ветераннар җыелма командалары арасында иптәшләрчә матч үтте. Уен 5:2 исәбе белән боз хуҗалары файдасына төгәлләнде.
clipboard47
Республиканың җыелма командасы составында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, «Ак Барс»ның легендар хоккейчылары Алексей Морозов, Алексей Чупин, Рафик Якубов, Сергей Зиновьев һәм башкалар бар иде. Хуҗалар командасын тәҗрибәле остаз Равил Шәвәлиев җитәкләде. Казан Спорт сарае бозына чех хоккейчылары - НХЛның элеккеге уенчылары Марек Посмык («Тампа Бэй») һәм Милан Халупа («Детройт»), шулай ук Олимпия уеннарының бронза призеры Бедржих Щербан чыкты. Чех ветераннары командасын тренер Милан Новы җитәкләде.
Казан Спорт сарае трибунасы иптәшләрчә матч башланыр алдыннан халык белән тулган иде.
Символик алка ыргытуда Татарстан җыелмасы капитаны Рөстәм Миңнеханов кунак чехлы Марек Меленовскига юл бирде. Хуҗалар командасы капкасын беренче минуттан ук иң яшь «ветеран» - 21 яшьлек Тимур Билалов саклады. Нәкъ менә ул соңрак Татарстан җыелмасында беренче период герое булды. Уенда Чупин, Зиновьев һәм Морозов та узган елларга кайтып килгәндәй булды – алар уенына трибунадагылар көч биреп торды. Беренче период очкосыз төгәлләнде.
Икенче периодка җанатарлар да ныклап әзерләнгән. Татарстан фанатлары барабаннар кагып, байраклар күтәреп, «Казан, алга!» сүзләре белән уенчыларны дәртләндереп торды. Уен башында хуҗалар ике тапкыр буллитны башкара алмады. Бишенче минутта исәп ачылды: чехларның тиз һөҗүменнән безнең Тимур Билалов капканы саклап кала алмады. Дөрес, икенче һөҗүмдә Татарстан җыелмасы капитаны Рөстәм Миңнеханов танылды. Икенче очко да таблода Татарстан җыелмасы файдасына булды - 2:1. Икенче период ахырына кадәр исәп татарстанлылар өстенлегендә калды.
Өченче периодта җанатарлар көткән вакыйга булды – Алексей Морозов бик матур ыргыту белән гол кертте. Исәп 4:1 булды һәм бу да - хуҗалар файдасына. Алмаз Гарифуллин ыргыткан алканы Дмитрий Безруков капкага кертте. Кунакларда Марек Посмыка ыргыткан алка аларны арттан калудан бер очкога алга этәрде. Матчның соңгы минутында команда капитаны Рөстәм Миңнеханов хет-трик ясап, команда буенча партнеры Ленар Насыйбуллинга алканы озатты.
Финал сиренасы Татарстан хоккее ветераннары җыелмасын 5:2 исәбе белән җиңүче дип белдерде.
Иң яхшы уенчылар дип Алексей Морозов, Сергей Зиновьев һәм Рафик Якубов билгеләнде. Чех командасында истәлекле призларны иң яхшы уенчылар Марцел Кучера, Берджих Щербан һәм Милан Халупа алды.
Төп приз – иптәшләрчә уен матчы Кубогын Татарстан хоккее ветераннары җыелмасы капитаны Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм ТР Хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев тапшырды.
Матчтан соң Татарстан Президенты көндәш командага яхшы уен өчен, ә җанатарларга көч өстәп торган өчен рәхмәтен белдерде. "Бу тигез уен булды, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Чехия кунакларына матур уен өчен рәхмәт әйтәсе килә. Шулай ук бүгенге матчка килгән бөтен тамашачыга да зур рәхмәт".
clipboard40
 
Татар-информ МА

 

Комментарийлар