Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевкә 70 яшь

Кичә Г.Камал театры сәхнәсендә Татарстанның халык язучысы, атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләкләр иясе һәм Г.Державин исемендәге әдә...

Кичә Г.Камал театры сәхнәсендә Татарстанның халык язучысы, атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләкләр иясе һәм Г.Державин исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрь, прозаик Марсель Галиевнең 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе үтте.
b062 Фото: tat.gossov.tatarstan.ru
Театр фойесында юбилярның рәсемнәре һәм фоторәсемнәре куелган күргәзмә оештырылган. Фоторәсемнәрдә язучының замандашлары.
Зал Марсель Галиевны котларга килүчеләр белән шыгрым тулы иде.
Язучыны котларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килгән. Ул аның иҗаты белән соклануын белдерде. “Җырларын яратып тыңлыйм. Аның “Су буеннан әнкәй кайтып килә” җыры сүзләре белән дә, көе белән дә халык күңеленә керде, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Марсель Галиевны бик хөрмәт итәм. Ул үткен телле, йөрәккә барып җитә торган итеп яза. Ул безнең депутатлар белән дус булды. Шулай бит ул: дустың нинди – үзең шундый. Мәрхүм Туфан Миңнуллин белән дә дус иде... Бу шәхес турында нинди матур китап туплап чыгарды. Бу егетебезне сакларга кирәк!” Ул Марсель Галиевка дәүләт бүләген – “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.
Кичәнең беренче өлешендә Әлмәт татар дәүләт театры үзенең Марсель Галиев иҗатына багышланган “Каләм очында – галәм” манзарасын тәкъдим итте. Проект җитәкчесе – театр директоры Фәридә Исмәгыйлева, сценарий авторы һәм режиссер – Ильяс Гәрәев. Артистларның шигъри манзарасын тамашачы бер тында кабул итте, Марсель Галиевны өр-яңадан ачты.
Кичәнең икенче өлешендә юбилярны Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Азнакай районы хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Казандагы Азнакай якташлар җәмгыяте вәкилләре – Фәндәс Сафиуллин, Әзһәр Шакировлар котлады. “Татнефть” күренекле шагыйрьне “Ромашкино” шифаханәсенә юллама белән бүләкләде.
Марсель Галиев шигыренә язылган җырларны Казан шәһәр филармониясе артистлары Айдар Габдинов, Гөлшат Имамиева, Рөстәм Асаевлар, яшь җырчы Әмир Әхмәдишин, “Казан нуры” ансамбле башкарды. Г.Камал театры артистлары Дания Нурлы, Илдус Әхмәтҗановлар, яшь шагыйрьләр Эльвира Һадиева, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуарлар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар