Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның төрле районнарында яшәүче балалар бергәләп милли мультфильм әзерләүдә катнашачак

Республикада Татарстан тарихына багышланган милли мультфильм төшерергә җыеналар. Аны әзерләүдә республикабызның төрле районнарыннан балалар катнашачак, дип яза Татар-информ МА. Фото: Султан ИсхаковБу...

Республикада Татарстан тарихына багышланган милли мультфильм төшерергә җыеналар. Аны әзерләүдә республикабызның төрле районнарыннан балалар катнашачак, дип яза Татар-информ МА.
clipboard13-1 Фото: Султан Исхаков
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган ТАССР оешуга 100 тулуга багышланган матбугат конференциясендә республиканың Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова хәбәр иткән.
Министрлык вәкиле алдагы 3 ел дәвамында бу дата уңаеннан уздырылачак чаралар белән таныштыра.
“Республикабызның бөтен мәдәният оешмалары, иҗади берлекләре киләсе елдан башлап, юбилейга багышланган чаралар уздырачак. 2017 елда XX гасырның 20-30 елларында Татарстан автономияле Республикасы төзелү һәм үсешен чагылдырган тулы форматтагы документаль фильм чыгару планлаштырыла, 2018 елда уенлы фильм төшереләчәк”, - ди Гүзәл Шәрипова.
“Татармультфильм” студиясе белән берлектә “Татарстан гасыры” проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Әлеге проект ике дәүләт телендә булачак.
“Чара республикада яшәүче балаларны анимацион сәнгатькә һәм Татарстан тарихы турында кино төшерүгә өйрәтүгә һәм аларны ватанпәрвар рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән. Һәр район балалары бу фильмның аннимацион өлешен ясаячак һәм проектның нәтиҗәсе буларак, бер зур милли мультфильм туачак”, - дип белдерә Мәдәният министры урынбасары.

Комментарийлар