Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның торак пунктлары турындагы белешмәләрне кәгазьдә нәшер итмәскә тәкъдим ителде

Татарстан депутатлары республикада Административ-территориаль берәмлекләр һәм торак пунктлар турындагы белешмәлекне кәгазьдә бастыру таләбен бетерәчәк закон проектын эшләде. Ул 11 апрель көнне ТР Дәүл...

Татарстан депутатлары республикада Административ-территориаль берәмлекләр һәм торак пунктлар турындагы белешмәлекне кәгазьдә бастыру таләбен бетерәчәк закон проектын эшләде. Ул 11 апрель көнне ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында хупланды.
Татарстанның торак пунктлары турындагы белешмәләрне кәгазьдә нәшер итмәскә тәкъдим ителде<br>
Комитет җитәкчесе Альберт Хәбибуллин сүзләренчә, аны парламентның чираттагы сессиясендә беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итәчәкләр.
“Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында” 2015 елның 7 декабрендәге 116-ТРЗ законына үзгәрешләр кертүнең әһәмиятен ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин аңлатты.
Законның 28 статьясы буенча, административ-территориаль берәмлекләр һәм торак пунктлар исәпкә алынырга һәм Татарстанның Административ-территориаль берәмлекләре һәм торак пунктлары реестрында теркәлергә тиеш. Шулай ук 29 статья буенча, даими рәвештә (ун елдан да соңармыйча) Татарстанның административ-территоиаль төзелеше белешмәлеген нәшер итү мәҗбүри иде.
“Бүген мәгълүмати-телекоммуникацион инфраструктура үтемле булган заманда белешмәлекне кәгазьдә бастырып чыгаруга гамәли ихтыяҗ юк. Реестр исә законнар, норматив хокукый актлар нигезендә ел саен яңартылып тора. Ун елга бер белешмәлек чыгару үзенең актуальлеген югалта. Мәсәлән, 2008 елдан бүгенге көнгә кадәр Реестрга 16 үзгәреш кертелгән”, - диде министр.
Законга үзгәреш кертеп, әлеге 29 статьяны гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә. 28 статьяга исә өстәмәләр кертеләчәк. “Өстәмәләрдә административ-территориаль берәмлекләрнең һәм торак пунктларның рәсми атамаларын Реестрда рус һәм татар телләрендә күрсәтергә, җаваплы орган аны үзенең рәсми сайтында урнаштырырга һәм мәгълүматны актуаль тотарга тиешлеге әйтелә, - диде Рөстәм Заһидуллин.
Фото: gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/11/184343/

Комментарийлар