Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның татарча биюче иң яхшы коллективлары билгеле булды

29 октябрьдә Татарстанның Байлар Сабасы районы үзәгендә «Шома бас» III Республика хореография һәм фольклор коллективлар смотр-бәйгесенең зональ сайлап алу туры үтте.Татар халык биюләрен һәм «Шома бас»...

29 октябрьдә Татарстанның Байлар Сабасы районы үзәгендә «Шома бас» III Республика хореография һәм фольклор коллективлар смотр-бәйгесенең зональ сайлап алу туры үтте.
0521152a3a364635bbe3551b1e2d2bb9_xl
Татар халык биюләрен һәм «Шома бас» этнографик бию үрнәкләрен сәхнәгә чыгарган әлеге иҗади конкурс быел беренче татар балетмейстеры Һәй Таһировның 110 еллыгына багышланды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсның зона турында Мамадыш, Әлмәт, Кукмара, Балтач, Теләче, Саба муниципаль районнарыннан 14 иҗат коллективы һәм аерым башкаручылар, барлыгы 310 үзешчән артист катнашты. Конкурс тәмамлангач коллектив җитәкчеләре жюри әгъзалары белән очрашты, шунда ук мастер-класслар үткәрелде, чыгышларга анализ ясалды.
Саба районының – «Яшьлек», «Сөмбел», «Экспромт», Кукмара районының – «Чәчкә», «Сәйлән», «Акварель», Балтачтан – «Балкыш», Мамадыш районыннан – «Чулпы», «Рухлану», Теләче районының – «Тамчыкай», «Балачак», Әлмәтнең Габдрахман авылыннан «Сәрбиназ» һәм «Мизгел» хореография ансамбльләре сюжеты, эчтәлеге һәм куелышы ягыннан аеруча кызыклы композицияләр әзерләве билгеләп үтелде. Жюри әгъзалары аларның җирле һәм этник фольклор материал файдаланылып, яңа сюжетлы биюләр куюын, эскизлар ясалып үзенчәлекле сәхнә костюмнары әзерләвен югары бәяләде.
view_1878147_1816056
view_1878147_1816043
 
 
 

Комментарийлар