Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның тагын дүрт трассасында тоталь контроль системасы урнаштырылачак

Татарстанның тагын дүрт трассасында тоталь контроль системалары булдырылачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыг...

Татарстанның тагын дүрт трассасында тоталь контроль системалары булдырылачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов хәбәр итте.


Татарстанның тагын дүрт трассасында тоталь контроль системасы урнаштырылачак

"Тоталь контроль системасы беренче булып Казан – Малмыж юлында, икенчесе Чаллы –Зәй – Әлмәт, өченчесе Казан – Шәмәрдән, дүртенчесе, юл һәлакәтләре күп була торган Чистай –  Түбән Кама юлында барлыкка киләчәк", - диде Ленар Габдрахманов.


2018 елда тоталь контроль системасы Казан – Оренбург һәм Казан – Ульяновск трассаларында урнаштырылган. ЮХИДИ Идарәсе җитәкчесе әлеге җиһазлар юл һәлакәтләре санын кимүгә ярдәм иткәнен билгеләп узды.


Бу чаралар автомобильләрнең уртача тизлеген билгеләргә һәм йөк машиналары агымын киметергә ярдәм итә.

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/07/185867/

Комментарийлар