Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның өч районы "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясенә кушылган

Татарстанның Түбән Кама, Арча һәм Бөгелмә районнары "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясенә кушылды.Түбән Кама Красный Ключ мәктәбе укучылары белән Биклән урман хуҗалыгы бергә 200 дән артык яң...

Татарстанның Түбән Кама, Арча һәм Бөгелмә районнары "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясенә кушылды.
a004
Түбән Кама Красный Ключ мәктәбе укучылары белән Биклән урман хуҗалыгы бергә 200 дән артык яңа корычагач утырткан.
Урман хуҗалыгы мәктәбе укучылары һәм Арча мәктәп урманчылыгы әгъзалары Сурнар участок урманчылыгы территориясендә 4 гектар мәйданга 2,5 меңнән артык агач утыртканнар.
Бөгелмә урманчылыгы белән Бөгелмә урман хуҗалыгы белгечләре "Әкият" 28 нче балалар бакчасы территориясендә агачлар утырткан. Һәр бала үз чыршысын утырткан. Бу акциядә балалар белән бергә хезмәткәрләр һәм ата-аналар да катнашкан.
8-12 октябрьдә Бөгелмә белгечләре "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе кысаларында барлыгы 466 агач утырткан, диелә Татар-информ сайтында.

Комментарийлар