Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның кан үзәге Россиядә иң яхшысы булып танылды

Республиканың кан үзәге Россиядә кан тапшыру хезмәтләренең иң яхшысы дип танылды, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.Санкт-Петербургта узган IX Бөтенроссия кан хезм...

Республиканың кан үзәге Россиядә кан тапшыру хезмәтләренең иң яхшысы дип танылды, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
e5be0b8634d03548f3492c899a4f46ed_l
Санкт-Петербургта узган IX Бөтенроссия кан хезмәте форумында профессиональ осталык бәйгесенә нәтиҗә ясалган.
Бу бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән 60 хезмәт тәкъдим ителгән. Алты номинациядә узган конкурста Татарстан Республикасының кан үзәге баш табибы Рамил Тураев катнашкан.

Комментарийлар