Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның иң яхшы ветеринария берләшмәләре "Лада Гранта" автомобильләренә ия булды

Кичә Арча шәһәренең Үзәк стадионында ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган чара узды. Фото: http://tat.tatar-inform.ruАнда республиканың иң яхшы ветеринария берләшмәләре һәм участо...

Кичә Арча шәһәренең Үзәк стадионында ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган чара узды.
1913 Фото: http://tat.tatar-inform.ru
Анда республиканың иң яхшы ветеринария берләшмәләре һәм участок ветеринария пунктлары бүләкләнде. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Быел Татарстанда иң төзекләндерелгән участок ветеринария пунктлары һәм ветеринария берләшмәләрен ачыклауга беренче республика конкурсы игълан ителгән иде. Бәйгенең җиңүчесе Балтач районы ветеринария берләшмәсенең Алан участок пункты булды. Икенче урынны Буа район ветеринария берләшмәсенең Боерган участок ветеринария пункты алды. Өченче урын Алексеевск район ветеринария берләшмәсенең Биләр участок ветеринария пунктында.
Иң төзекләндерелгән ветеринария берләшмәсе исеменә Апас районы лаек булды. Икенче урында - Кукмара район ветеринария берләшмәсе коллективы. Өченче урынны Әтнә район ветеринария берләшмәсе яулады. Конкурс җиңүчеләренә мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
2016 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы эш күрсәткечләренә лаек булган ветеринария берләшмәләре дә бүләкләнде. Алабуга район ветеринария берләшмәсе өченче урынга лаек булды. Икенче урынны Актаныш район ветеринария берләшмәсе яулады. Беренче урынны Арча район ветеринария берләшмәсе коллективы алды. Җиңүчеләргә "Лада Гранта" автомобильләре бүләк ителде.
 
 

Комментарийлар