Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның бер районында котыру чире буенча карантин игълан ителде

 Саба районында котыру чире буенча карантин игълан ителде.Иске Икшермә территориясендә карантин булдыру турындагы указга Татарстан Президенты кул куйган.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 о...

 
Саба районында котыру чире буенча карантин игълан ителде.
calf-362170_640_2
Иске Икшермә территориясендә карантин булдыру турындагы указга Татарстан Президенты кул куйган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 октябрьдә Иске Икшермә территориясендә терлекләрнең котыру чире очрагы ачыклану уңаеннан карантин игълан итү турындагы указга кул куйган. Документ ТР хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.
Карантин чорында әлеге авыл территориясендә йорт хайваннары белән сату итү һәм аларны алып чыгу тыела. Шулай ук әлеге чир күзәтелгән яки шикле булган кыргый хайваннарны аулау, итен куллану яки терлекләргә бирү тыела.
Моннан тыш, чирле хайван сөтен кулланырга, сатарга ярамый. Сәламәт сыерлардан алган сөтне пастеризацияләп кенә кулланырга ярый. Сәламәт хайваннарның тире һәм йонын карантин зонасыннан читкә дезинфекция үткәрмичә алып чыгарга ярамый.
Карантин котыру чиренең соңгы очрагы теркәлгәннән соң ике ай үткәнгә кадәр дәвам итә. ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенә карантинлы территориядә чирне ликвидацияләү планын раслау йөкләнгән.
Указ имзаланган вакыттан көченә керә.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар