Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның бары тик ике генә муниципаль пляжында су коену рөхсәт ителгән

Татарстанның бары тик ике генә муниципаль пляжында су коену рөхсәт ителгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Мариня Патяшина хәбәр...

Татарстанның бары тик ике генә муниципаль пляжында су коену рөхсәт ителгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Мариня Патяшина хәбәр итте.
Татарстанның бары тик ике генә муниципаль пляжында су коену рөхсәт ителгән
“Бүгенге көндә 11 муниципаль пляж ял итү өчен кулланыла. Аларның бишесе Казанда, алтысы – Татарстан районнарында. Бүгенге көндә бары тик Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләре пляжларына гына санитар-эпидемиологик бәяләмә бирелгән. Аларда гына су коену рөхсәт ителә. Калган пляжларда тиешле тәртипләр үтәлмәү сәбәпле рөхсәт алынмаган”, - диде республиканың баш санитар табибы.
Казанда биш муниципаль пляж бар. Болар - «Локомотив», «Түбән Заречье», «Комсомольский», «Глубокое», «Аккош күле». Аларның берсенең дә бүгенге көндә су коену буенча рөхсәте алынмаган.
Моннан тыш, ике пляжда су күрсәткечләре начар: Дербышкидагы «Комсомольский» пляжында микробиологик күрсәткечләр рөхсәт ителгәннән артык, Идел елгасындагы «Локомотив» пляжындагы санитар-химик күрсәткечләр канәгатьләндерми. Яшел Үзән пляжында да микробиологик һәм санитар-химик күрсәткечләр начар.
Роспотребнадзор белгечләре су коену сезоны башланыр алдыннан һәм җәй буена суның сыйфатын тикшереп торалар. Май аеннан башлап августка кадәр су коену урыннарында атна саен суның микробиологик торышы тикшерелә. Айга ике мәртәбә санитар-химик күрсәтекечләр бәяләнә, айга бер мәртәбә паразитологик һәм вирусологик күрсәткечләр анализлана. Коену сезоны башланыр алдыннан бер мәртәбә яр буендагы ком да тикшерелә.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/18/188277/

Комментарийлар