Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның 263 кешесе язмышын чит ил гражданы белән бәйләгән

Быелның беренче өч аенда Татарстанда 4260 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгән.Республикада өйләнешүчеләр саны узган елның беренче кварталына караганда 360 парга кимрәк булган. Шунысы игътибарга лаек...


Быелның беренче өч аенда Татарстанда 4260 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгән.



jBBtuDMRkJo
Республикада өйләнешүчеләр саны узган елның беренче кварталына караганда 360 парга кимрәк булган. Шунысы игътибарга лаек: Татарстанда һәр бишенче төзелгән гаилә – катнаш милләтле. Өч айда барлыгы 784 шундый гаилә барлыкка килгән. Бу – 18 % дигән сүз. Шунысын да истә тотарга кирәк: канун нигезендә гариза бирүченең милләте аның теләге буенча гына күрсәтелә.
Быелның өч аенда Татарстанда яшәүчеләрнең чит ил гражданнары белән теркәлгән никахлар саны 263 булган.
Сүз уңаеннан: аерылышучылар саны да 4 %ка артып, 3329га җиткән.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар