Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләрен башлый

2020 елда Татарстан ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәчәк. Юбилей чараларына әзерлек башланды да инде. Фото: prav.tatarstan.ruБүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТАССР барлыкка килүнең гасырлык юбилеена әз...

2020 елда Татарстан ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәчәк. Юбилей чараларына әзерлек башланды да инде.
Clipboard04 Фото: prav.tatarstan.ru
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТАССР барлыкка килүнең гасырлык юбилеена әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Министрлар Кабинеты әгъзалары, идарә, иҗтимагый оешмалар һәм эре предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Оештыру комитетын булдыру турындагы указ 2016 елда Татарстан Президенты имзалаган беренче документ. Хәзер оештыру комитеты эшли. Аны респубика лидеры җитәкли. Аның урынбасары - Фәрит Мөхәммәтшин бүген әзерлекнең төп этаплары белән таныштырды. Алар 64 һәм өч төркемгә бүленгән. Беренчедә - бәйрәм тантаналары. Аларны зурлап үткәрү планлаштырыла.
Фестивальләр һәм тантаналар оештырылачак, шулай ук төбәкнең үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне һәм предприятиеләрне бүләкләү ниятләнә. ТАССР яшьтәшләренә аеруча игътибар биреләчәк.
Гасырлык юбилейга җирле ММЧн гына түгел, ә федераль дәрәҗәдәге журналистларны да җәлеп ителер дип ышана республика парламенты башлыгы. Республика телерадиоканаллары эфирына йөз еллык юбилей турында документаль фильмнар һәм радиотапшырулар бирү планлаштырыла. Алар казанышлар һәм катлаулы вакытлар турында булачак.
Басма продукция әзерләүдә Татарстанның Дәүләт Советы һәм республика дәүләт архивы да катнашачак. Материаллар күп, документаль видеохроника, фотоматериаллар һәм аудиофайллар бар.
"Тарихны саклау мөһим. Бу - киләчәккә юл билгеләү өчен яхшы ысул", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Совет чоры коллективлаштыру һәм сәяси репрессияләр белән генә түгел, ә Татарстан икътисадын җайга салу белән дә истә калды. Бу елларда республикада яңа шәһәрләр һәм предприятиеләр төзелде, наданлыкка чик кую өчен зур эш башкарылды. "Совет чоры милли дәүләтчелек яңарышы өчен мөһим чор булды. Өлкән буынның тырыш хезмәте һәм хәрби батырлыгы нәтиҗәсендә бүген кадерле республикабыз бар", - диде республика Президенты.
 
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар