Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанлыларга Касыйм ханлыгына багышланган китап тәкъдим ителде

Мәскәүнең («Укы») «Читай» нәшрият йортында басылган «Касыйм ханлыгы шәүләләре» китабы татарстанлыларга тәкъдим ителде.Татарстан Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев китапның И...

Мәскәүнең («Укы») «Читай» нәшрият йортында басылган «Касыйм ханлыгы шәүләләре» китабы татарстанлыларга тәкъдим ителде.kasyjm
Татарстан Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев китапның Идел буе Болгар дәүләтендә яшәгән халыклар ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә багышлануын ассызыклады. «Бу — татар халкы, ислам дине өчен кирәкле булган, яңача эшләнгән китап», — дип сөйләде ул Милли музейда узган чарада.

Китап Рязань өлкәсенең көнчыгыш районнарында яшәгән татар-мөселман тормышына багышланган. Ул фотоальбом рәвешендә ясалган. Анда тарихи мәгълүматлар, авыл кешеләренең хатирәләре, татарларның тормыш рәвеше турында язылган.
Китапның баш мөхәррире — Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов Касыйм шәһәренә татарлар, мөселманнар өчен экскурсияләр ясарга кирәклеген әйтте. «Бу хакта Татарстан белән бергәләшеп уйларга кирәк», — ди ул.
Китап авторларының берсе Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Әбәнов сүзләренчә, татар авылларын өйрәнү дүрт ел элек башланган. «Кайбер авыллар юкка чыккан. Язмышлары ул авыллар белән бәйле кешеләр элемтәгә чыктылар, килделәр. Үзбәкстаннан килүчеләр күп булды, алар буш кырга карап та кайда, нәрсә булганын сөйләделәр», — ди ул.

«Һәр йорттан яки авылдан чыгып киткәндә, бәлки, без бу күренешне соңгы тапкыр күрәбездер, дигән уйлар булды», — дип искә алды китапның икенче авторы, тарихчы Марат Сәфәров.
Китапны Мәскәүдә тәкъдим иткәннәр инде. Китап авторлары сүзләренчә, китап Рязань һәм Касыйм шәһәрләрендә һәм китапта күрсәтелгән авылларда тәкъдим ителәчәк.
 

Фото: Рамил Гали 


https://tatar-inform.tatar/news/letters/04-02-2021/tatarstanlylarga-kasyym-hanlygyna-bagyshlangan-kitap-t-k-dim-itelde-5804091

Комментарийлар