Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанга халыкны дару белән тәэмин итү өчен 114 миллион сум акча бүлеп бирелә

Гражданнарны дару белән тәэмин итүне яхшырту өчен Татарстанга федераль бюджеттан 114 миллион 257 мең сум акча бүленә.РФ премьер-министры Дмитрий Медведев шул хактагы боерыкка кул куйды. Әлеге документ...

Гражданнарны дару белән тәэмин итүне яхшырту өчен Татарстанга федераль бюджеттан 114 миллион 257 мең сум акча бүленә.
91edaf50919e2e9f3f13ca5d2a75a6ca
РФ премьер-министры Дмитрий Медведев шул хактагы боерыкка кул куйды. Әлеге документ сишәмбе көнне Россия Министрлар Кабинетының рәсми сайтында бастырылды. Акча икътисад тармагында 2016 ел өчен каралган Эш планына нигезләнеп бүленә.
Россия буенча сәламәтлек саклау тармагына барлыгы 3,8 млрд. сум акча бүленә. Әлеге акча социаль хезмәтләр җыелмасы буларак дәүләт социаль ярдәменә хокукы булган гражданнарны дару белән тәэмин итү дәрәҗәсен саклап калырга булышачак дип ниятләнелә.
 
 
http://intertat.ru

Комментарийлар