Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда юеш кар явуы көтелә

Бүген, 25 мартта, республика территориясендә иртән һәм көндез урыны белән юеш кар явуы көтелә.Төнлә сизелерлек явым-төшем күзәтелмәс. Төнлә һава температурасы 0… -5 градуска кадәр, аязган вакытта -9 г...

Бүген, 25 мартта, республика территориясендә иртән һәм көндез урыны белән юеш кар явуы көтелә.
Төнлә сизелерлек явым-төшем күзәтелмәс. Төнлә һава температурасы 0… -5 градуска кадәр, аязган вакытта -9 градуска кадәр төшәчәк. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көндез алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән юеш кар явачак. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчә торган талгын җил булыр. Көндез һава +1… +6 градуска кадәр җылыначак. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/24-03-2022/tatarstanda-yuesh-kar-yavuy-k-tel-5852060

Комментарийлар