Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда Яшьләр хөкүмәте оештырыла

Быел «Вверх» яшь лидерлар республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстанда Яшьләр хөкүмәте формалаштыралар. "Татарстан Яшьләр хөкүмәте җәмгыять ярдәмчесе сыйфатында министрлыкларга беркетелгән яшьләр...

Быел «Вверх» яшь лидерлар республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстанда Яшьләр хөкүмәте формалаштыралар. 
image_1461313214
"Татарстан Яшьләр хөкүмәте җәмгыять ярдәмчесе сыйфатында министрлыкларга беркетелгән яшьләрне берләштерәчәк. Алар проект эшчәнлеге, теге яки бу министрлыклар белән төгәл проектларны чынга ашырачак һәм вәкиллек эшчәнлеге алып барачак", - дип сөйләде - «Вверх» яшьләр лидерлары республика конкурсы башкаручы директоры Андрей Петухов.
Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин сүзләренчә, Яшьләр хөкүмәтен булдыру инициативасын Татарстан Министрлар Кабинеты хуплаган. Яңа орган составына «Вверх» конкурсы финалчылары һәм "Кадрлар резервы" республика проектында катнашучы 20-25 кеше керер дип көтелә.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар