Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда яшәүче кыз гигант розалар букетына ия булды

Чаллы эшмәкәре Эрик Гафаров таныш булмаган кызга галәмәт зур роза чәчәкләреннән букет бүләк иткән. Фото: http://www.chelny-izvest.ru"Шундый чәчәкләр дә бар икәнлеген белдем. Алар Голландиядән бер ай э...

Чаллы эшмәкәре Эрик Гафаров таныш булмаган кызга галәмәт зур роза чәчәкләреннән букет бүләк иткән.
62f0c05450f8cc7d832bee0dfd13931c_xl Фото: http://www.chelny-izvest.ru
"Шундый чәчәкләр дә бар икәнлеген белдем. Алар Голландиядән бер ай эчендә кайтарыла. Чәчәкләр килеп җиткәнче, аларны бүләк итәргә кыз эзләргә булдым", - дип сөйли Эрик Гафаров.
Эшмәкәр кызлар арасында бәйге игълан итә һәм әлеге шәп букетны җиңүче кызга үзе тапшырырга уйлый. Бәйгедә катнашучы кызлар Гафаровка хат язарга һәм ни өчен чәчәкләр үзенә бүләк ителергә тиешлеген дәлилләргә тиеш була.
Нәтиҗәдә, эшмәкәр букетны Аделина Миңгуловага бүләк итә.
"Чөнки ул яхшы укый, гади, яхшы күңелле. матур кыз. Инстаграмда оятсыз фотолары юк, иреннәре дә кабартылмаган. Бу кыз үзе булып кала белән", - дип, үзенең ни өчен бу кызны сайлап алуын аңлата эшмәкәр.

Комментарийлар