Логотип «Мәйдан» журналы

"Татарстанда яшәүче картасы” сынауны үтәрме?

Татарстанда Яшел Үзән шәһәрендә яңарак башланган "Татарстан Республикасында яшәүче картасы”н 16 сервиста кулланып була. Фото: Ильнар ТухбатовБу проект бертавыштан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехан...

Татарстанда Яшел Үзән шәһәрендә яңарак башланган "Татарстан Республикасында яшәүче картасы”н 16 сервиста кулланып була.
a038 Фото: Ильнар Тухбатов
Бу проект бертавыштан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Сбербанк” ГАҖ башлыгы Герман Греф, Mastercardның Россиядә, Казахстанда, Белоруссиядә һәм Әрмәнстандагы башлыгы Алексей Малиновский һәм “АК БАРС” банкының Идарә Башлыгы Зөфәр Гәрәев тарафыннан хупланды.
Проектны тормышка ашыру “Сбербанк России” һәм “АК БАРС” банкның, Mastercard һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең уртак тырышлыгы һәм технологияләрне берләштерү нәтиҗәсендә булдырылды. «Татарстан Республикасында яшәүче картасы” хакында “АК БАРС” ААҖ Идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Жаркова сөйли.
- Бу проектны башлап җибәрү турында карар 2015 елда ук кабул ителгән иде. Карарны кабул итү дә гади генә булмады, чөнки һәркем проектның чагыштырмача катлаулы икәнен аңлый иде. Әмма, Татарстан инфраструктурасының әзер булуын аңлап (“Электрон Татарстан” проекты 2009 елда ук старт алды), без үзебез өчен бу сынауны кабул иттек һәм проектка керештек. Ул партнерлык нигезендә эшләнәчәк дигән карарга киленде. Анда «АК БАРС» Банкы, «Сбербанк» һәм Mastercard катнаша. Бу проект менә шушындый партнерлыкта 2015 елда эшли башлады да.
Проект технологик яктан бер дә гади түгел. Ул банк, социаль һәм транспорт кушымталарын үз эченә ала. Бу проектның үзенчәлеге шунда - “Татарстанда яшәүче картасы” имзалар куеп һәм гаризалар бирергә мөмкинлек бирә торган ЭЦИ (электрон-цифралы имза, “ЭЦП – электронно-цифровая подпись” – Т.И.) язылган беренче карта. Әлегә ЭЦИ кулланып була торган хезмәтләр биш тирәсе. Әмма, эшли башлаган проект кысаларында, без, билгеле, бу исемлекне арттыру юнәлешендә эшләячәкбез.
Бу проектта, өч төп партнер – ике банк һәм түләү системасыннан тыш, бөтен Татарстан Хөкүмәте катнашты дияргә була. Бу проектның җитәкчесе һәм идея авторы, двигателе Гафаров Шамил Хәмит улы (ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе – Т.И.) иде, аннан тыш барлык министрлыклар да диярлек катнашты: транспорт министрлыгы, сәламәтлек министрлыгы, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы, “ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге” актив эшләде. Билгеле, шушындый актив хезмәттәшлек вакытында теге яки бу авырлыклар туа - координация һ.б. Әмма монда эшнең башында ук барлык катнашучылар арасында элемтә чаралары бик төгәл оештырылган иде. Бик катгый сроклар һәм үтәлешне контрольгә алуның төгәл планы эшләнгән иде. Билгеле, шулай ук Министрлар Кабинеты һәм белгечләр дәрәҗәсендәге эш төркемнәре оештырылды, алар даими үзара бәйләнештә эш барышында килеп чыккан теге яки бу проблемаларны, шул исәптән технологик характердагы авырлыкларны хәл итү юнәлешендә эшләделәр.
Күп мөмкинлекләр әлеге проект башланганчы ук булдырылган иде, 2009 елдан бирле. “Электрон Татарстан”ның киң үсеш алган инфраструктурасы яхшы база булды. Беренчедән, безнең “Медицина болыты” дип аталып йөрткән әйбер бар иде, ул социаль сервисны тормышка ашырырга ярдәм итте: табибка язылу, карта ярдәмендә “болыт”ка кереп, авыру тарихын алып бару, электрон рецептлар язып бирү һ.б. Безнең инфрастуруктура да әзер иде – дәүләт хезмәтләре инфоматлары челтәре, транспорт картасы (ул транспорт кушымтасы операторы булган “Социальная карта” компаниясе продукты). “АК БАРС” Банк карталарының өстәмә бер өстенлеге бар – “Уңайлы проездной” хезмәте. Ул хезмәтне бер тапкыр ялгасаң, транспорт картасының балансын тутыру кирәк тә булмый – акча автомат рәвештә банк картасыннан транспорт картасына үзе күчә.
Без бу проект - уникаль, кызыклы һәм ул тормышка ашты, дип саныйбыз. Әмма безгә хәзер Татарстанда яшәүчеләр бу продуктны ничек кабул итүләрен карау өчен берникадәр вакыт кирәк. Ул күпме дәрәҗәдә уңайлы булачак. Кайбер нәрсәләргә төзәтмә кертергә һәм нәрсәнедер эшләп бетерергә кирәктер. Шуңа күрә якындагы айларда безнең клиентларның, Яшел Үзәндә яшәүчеләрнең реакцияләрен бик игътибар белән күзәтәчәкбез һәм сораулар, тәкъдимнәр рәвешендә кире элемтә булдырабыз. Килеп чыккан вазгыятьне исәпкә алып, без перспектива турында төгәл әйтә алабыз - нинди тизлек һәм нинди продукт белән алга таба хәрәкәт итәчәкбез.
Эшләтеп җибәрү ачык булды. Ачылышта мин дә булдым. Безнең беренче клиент та бу процесстан канәгать калгандыр дип уйлыйм. Төгәлсезлекләр булмады, бу куандыра. Бу зур һәм технологик яктан катлаулы эш.
Минем карашка, продукт кешеләр өчен кызыклы. Монда эмоциональ каршылыкны җиңү мөһим - бу кәгазьдән качу. Без әлегә кәгазь рецептларга, кешеләр белән аралашуга һәм иске процедураларга ияләшкән. Шуңа күрә ияләшү өчен күпмедер вакыт кирәк булачак. Әмма "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" сервислары, һичшиксез, клиентларның яшәү сыйфатын күтәрә. Кагыйдә буларак, яхшыга тиз ияләшәсең. Аның нәкъ шулай булачагына ышанабыз.
 
 
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар