Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил аркасында янә шторм кисәтүе игълан ителде

Иртәгә, 13 июльдә, Татарстан территориясендә һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.Төнлә һәм көндез респуб...

Иртәгә, 13 июльдә, Татарстан территориясендә һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һәм көндез республикада, шул исәптән Казанда, кыска вакытлы яшенле яңгыр, боз явуы, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Моннан тыш, 13.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитүе ихтимал, дип кисәтә синоптиклар.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +11, +16, көнбатышта +19, көндез исә +26, +31 градус тәшкил итәчәк. Республиканың көньяк-көнбатышында җылырак булачак.
Метеорологларның якынча фаразларыннан күренгәнчә, Татарстанда атна уртасына кадәр җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана. Яшенле яңгыр, боз явуы һәм көчле җил көтелә.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/12-07-2021/tatarstanda-yashenle-ya-gyr-m-k-chle-il-arkasynda-yan-shtorm-kis-t-e-ig-lan-itelde-5829993

Комментарийлар