Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда яңгыр, томан һәм температураның +19 градуска кадәр күтәрелүе көтелә

Иртәгә, 14 апрельдә, Татарстанда чагыштырмача җылы, әмма дымлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.Республикада алмаш...

Иртәгә, 14 апрельдә, Татарстанда чагыштырмача җылы, әмма дымлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән, аеруча көньякта, шулай ук Казанда яңгыр явачак (төнлә һәм республиканың башкаласында бераз явым-төшемнәр).
Җил төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан, талгын. Кайбер урыннарда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшәчәк, дип искәртә синоптиклар.
Татарстанда һава температурасы төнлә 0..+5 (Казанда +1..+3), көндез +8..+13, республиканың көньяк-көнчыгышында +14..+19 градус (башкалабызда +9..+11) тәшкил итәчәк.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алга таба төбәктә температура фонының түбәнәюе көтелә. Яңгыр, кайбер районнарда җепшек кар яварга мөмкин.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yangyr-toman-ham-temperaturanyn-19-graduska-kadar-kutarelue-kotela-5853091

Комментарийлар