Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда ялларда һава торышының кинәт үзгәрүе көтелә

Шимбәгә кадәр Татарстанда бераз кар яварга һәм һава температурасы -23 градуска кадәр булырга мөмкин. Шуннан соң һава торышы үзгәрәчәк. Якынча фаразлар турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-ти...

Шимбәгә кадәр Татарстанда бераз кар яварга һәм һава температурасы -23 градуска кадәр булырга мөмкин. Шуннан соң һава торышы үзгәрәчәк. Якынча фаразлар турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.hava22
22 декабрьдә республика территориясендә томан төшәргә һәм бозлавык хасил булырга мөмкин. Төньяк циклон һәм аның атмосфера фронтлары бераз кар һәм көньяк-көнбатыштан секундына 11 метрга кадәр тизлектә җил алып киләчәк. Төнлә һава температурасы -7…-12 градуска кадәр төшә, урыны белән -18 градуска кадәр булырга мөмкин. Көндез һава -3…-8 градус, ә көньяк-көнчыгыш районнарда -12 градуска кадәр салкын булуы ихтимал.
Чәршәмбедән җомгага кадәр Татарстан антициклонның көнбатыш перифериясендә булачак. «Чәршәмбе урыны белән бераз кар яварга мөмкин, ә алга таба явым-төшем ихтималы аз», диелгән якынча фаразлауда.
23 декабрьдә төнлә һава температурасы -9…-14 градус булырга мөмкин. Көндез -7…-12 градус көтелә.
24 һәм 25 декабрьдә салкынрак булачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -13…-18 градус көтелә. Җомга урыны белән -23 градуска кадәр салкынайта, көндез -9...-15 градус салкын була.
Фаразлаулар буенча, шимбә һава торышы бозылачак. Каты җил исәргә, кар яварга һәм буран чыгарга мөмкин. Төнлә һава температурасы -13...-18 градус, урыны белән -23 градуска кадәр, көндез -8...-13 градус салкын көтелә. Якшәмбе салкынча һава торышы һәм кар явачагы фаразлана, дип хәбәр итә синоптиклар.


Фото: Рамил Гали 


https://tatar-inform.tatar/news/ecology/21-12-2020/tatarstanda-yallarda-ava-toryshyny-kin-t-zg-r-e-k-tel-5794357

Комментарийлар