Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда ял көннәренә буран туктаячак

Соңгы көннәрдә Татарстанда төньяк циклон йогынтысында бураннар чыкты һәм кар көртләре барлыкка килде, болытлы һәм карлы һава торышы урнашты.Республикада һава шартлары ял көннәренә үзгәрәчәк, дип хәбәр...

Соңгы көннәрдә Татарстанда төньяк циклон йогынтысында бураннар чыкты һәм кар көртләре барлыкка килде, болытлы һәм карлы һава торышы урнашты.
Республикада һава шартлары ял көннәренә үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Атмосфера фронты шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, 12 һәм 13 февральдә, көнчыгышка китә.
Аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар явачак. Һава температурасы төнлә -4..-10 градус, төнлә -1..-7 градус салкын була, дип фаразлый синоптиклар.
Синоптиклар мәгълүматы буенча, киләсе атна башында атмосфера басымы арту сәбәпле, Татарстан территориясендә явым-төшемнәр акрынлап туктый.
Төнге сәгатьләрдә температура фоны -7..-14 градус була. Тәүлекнең якты вакытында һава -7..-2 градус тәшкил итә.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/10-02-2022/tatarstanda-yal-k-nn-ren-buran-tuktayachak-5849102

Комментарийлар