Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда ял көннәрендә кар явачак һәм көчле җил исәчәк

Шимбә һәм якшәмбедә, 30-31 гыйнварда, Татарстанда кар, буран һәм көчле җил көтелә.ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, гыйнварның соңгы ике көнендә һава то...

Шимбә һәм якшәмбедә, 30-31 гыйнварда, Татарстанда кар, буран һәм көчле җил көтелә.hava29
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, гыйнварның соңгы ике көнендә һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк: болытлы булачак, кар һәм җепшек кар явачак, урыны белән буран көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.
«Төнлә һаваның минималь температурасы -3, -8, көндез максималь температура -4, +1 градус тәшкил итәчәк», - диелә матбугат хезмәтенең ике көнгә фаразында.
Моннан тыш, шимбә көнне Татарстан территориясендә көньяктан талгын җил исүе көтелә, көндез көчәеп, секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Якшәмбе көнне җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
«Татар-информ» агентлыгы 29 гыйнварда Татарстанда буран чыгачагы һәм юлларда бозлавык барлыкка киләчәге хакында хәбәр иткән иде.
 

Фото: Рамил Гали


https://tatar-inform.tatar/news/ecology/29-01-2021/tatarstanda-yal-k-nn-rend-kar-yavachak-m-k-chle-il-is-ch-k-5802446

Комментарийлар