Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда хәләл медицина хезмәте күрсәтүне оештыру турында сүз булды

Россия ислам институтында бүген ислам шәригатенә туры килгән медицина хезмәте күрсәтү таләпләре проекты каралды. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты оештырды.Ә...

Россия ислам институтында бүген ислам шәригатенә туры килгән медицина хезмәте күрсәтү таләпләре проекты каралды. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты оештырды.
18892391-portrait-of-muslim-asian-female-Medical-doctor-holding-paperclip-in-the-hospital-Stock-Photo
Әлеге сөйләшүдә “Хәләл” комитеты җитәкчесе Марат Низамов, Голәмәләр шурасы баш сәркатибе, Казан ислам институтының проректоры Рөстәм Нургалиев, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм табиблар катнашты.
Башта мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәмәтшин чыгыш ясады. Ул хәләл медицина хезмәтенә иҗтыяҗ артуы хакында сөйләде.
Марат Низамов үзенең чыгышында хәләл медицина төшенчәсен аңлатып үтте. Комитет җитәкчесе, хәләл медицина турында сүз барганда, авыруларны ашату, табибларның тышкы кыяфәте дә аерым таләпләргә туры килергә тиешлеген ассызыклады, диелә ТРМДН хәбәрендә.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар