Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда халыкка тавышлы хәбәр тарату системаларының төзеклеген тикшерәләр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 20-22 декабрьдә Татарстанда планлы тренировка үткәрә. 20-22 декабрьдә Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка тавышлы хәбәр тарату системасын тикшереп карая...



Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 20-22 декабрьдә Татарстанда планлы тренировка үткәрә.





20-22 декабрьдә Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка тавышлы хәбәр тарату системасын тикшереп караячак. Беренче – “Внимание! Проводится проверка системы оповещения населения” дигән сигнал 20 декабрьдә иртәнге 10.00 сәгатьтә республиканың барлык муниципаль районнарында яңгыратыла, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
14.00 сәгатьтә шушы ук тавышлы система җайланмаларын Казан шәһәре, Яшел Үзән һәм Югары Ослан муниципаль районнарында кабызачаклар. 20 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Казанның электротранспортында да әлеге мәгълүмати системаны кабызу планлаштырыла.
21 декабрьдә С–40 сирена җайланмалары республика шәһәр һәм районнарында 12.00 сәгатьтә кабызылачак. Шул ук көнне 12.00 сәгатьтә районнарның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтеннән һәм объектларның Дежур-диспетчерлык хезмәтеннән автоматик режимда локаль хәбәр тарату системаларын кабызачаклар.
Планлы тренировка кысаларында, Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика гражданнарына тынычылык сакларга һәм хәбәр сигналын игътибар белән тыңларга сорый.


http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар