Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда Үзбәкстан татарларының рәсми төркеме сәфәрдә

18-25 октябрдә Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы белән Татарстанда Үзбәкстан татарларының рәсми төркеме сәфәрдә.Аның кысаларында Татарстан башкаласы һәм районнарында оештырылган концертлар шыгрым тул...

18-25 октябрдә Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы белән Татарстанда Үзбәкстан татарларының рәсми төркеме сәфәрдә.
узбеки
Аның кысаларында Татарстан башкаласы һәм районнарында оештырылган концертлар шыгрым тулы залларда үтте.
Үзбәкстаннан килгән үзешчән җырчылар, биючеләр, профессиональ сәхнәдә җырлаучы эстрада һәм академик артистлар катнашында Халыклар дуслыгы йортында якшәмбе көнне зур концерт үтте. Аңа хәтле артистлар Арча, Әтнә һәм башка районнарда чыгыш ясаган иде. 21 октябрь көнне 4 сәгатьлек концерт Кәрим Тинчурин театрында узды.
узбеки2
Сәхнәдә Ташкенттагы берничә буын татар активистлары үскән "Яшьлек" татар ансамбленең хәзерге артистлары, балалар, яшьләр төркемнәре чыгыш ясады, алар белән бергә профессиональ эстрада җырчылары да, академик башкаручылар да җырлады.
Мәсәлән, танылган җырчы Рәмзия Бикбулатова халыкны озын халык җырлары белән сөендерде, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Халдарова акапелла "Әллүки" татар халык җыры, аннан соң аккомпанемент белән Рөстәм Яхин романсын һәм бер шаян үзбәк җырын башкарды. Башка җырчылар, 90нчы елларда популяр булган татар эстрада җырларын искә төшерде һәм үзләре иҗат иткән үзенчәлекле заманча әсәрләрне яңгыратты.
Һәрбер чыгышны тамашачылар бик җылы кабул итте һәм озын, озак алшыкларга күмде. Ул көнне театрга Үзбәкстаннан Татарстанга күченеп килгән татарлар җыелган иде. Чыгыш ясаучыларның туганнары, дуслары республика районнарыннан гына түгел, хәтта Самар өлкәсеннән дә килде, Үзбәкстан татарлары иҗаты белән кызыксынып килүче милли җанлы казанлылар, Казанда эшләүче артистлар, Үзбәкстандагы артистларның иҗатташ дуслары да булды.
 
Бу концерттан күренгәнчә, ике як та бер-берсен сагынган ди Үзбәкстан татарларының рәсми төркемен җитәкләп килгән илнең элекке мелиорация министры, татар хәрәкәтенең күренекле вәкиле, татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин.
узбеки 3
 

Комментарийлар