Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда томан төшәчәк һәм -30 градуска кадәр суытачак

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән, Казанны да кертеп, томан төшәчәк. Тома...

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән, Казанны да кертеп, томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начараер дип көтелә.
Шул ук вакытта тотрыксыз, талгын җил исәчәк. Юлларда бозлавык сакла, дип искәртә синоптиклар.
Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -21..-26, аязган вакытта -30 градуска кадәр, көндез -15..-20 градус тәшкил итәчәк. Казанда төнлә -22..-24, аязган вакытта -27 градуска кадәр, көндез -16..-18 градус салкын булыр дип көтелә.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә Татарстанда температура фоны сизелерлек күтәрелер дип фаразлана.
 

Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/04-01-2022/tatarstanda-toman-t-sh-ch-k-m-30-graduska-kad-r-suytachak-5846585

Комментарийлар