Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда томан һәм яшен булачак

13 майда, Татарстан территориясендә томан, яшен һәм көчле җил көтелә.Татарстанның Гидрометеорология үзәге кисәтүендә язылганча, республикада төнлә һәм иртән томан төшәчәк.Шулай ук төнлә һәм көндез Тат...

13 майда, Татарстан территориясендә томан, яшен һәм көчле җил көтелә.
Татарстанның Гидрометеорология үзәге кисәтүендә язылганча, республикада төнлә һәм иртән томан төшәчәк.
Шулай ук төнлә һәм көндез Татарстанда яшен яшьнәве ихтимал. Җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр, төнлә һәм көндез 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
Урыны белән яңгыр көтелә. Төнлә минималь температура 2-7 градустан югарырак булачак. Көндез һава температурасының +11°..+16° булуы фаразлана.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-omga-konne-tatarstanda-toman-tosue-ham-yasen-yasnayacage-turynda-kisatte-5854472

Комментарийлар