Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда томан һәм -19 градуска кадәр салкын көтелә

7 февральдә, Татарстанда антициклон йогынтысында шактый салкын һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Республикада алмашынучан болытлы һа...

7 февральдә, Татарстанда антициклон йогынтысында шактый салкын һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы була. Бераз кар явуы һәм тотрыксыз талгын җил исүе көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка килә.
Моннан тыш, төнлә һәм иртән республикада, Казанны да кертеп, томан төшә. Бу күз күременең 500 метрга кадәр начараюына китерә, дип кисәтә синоптиклар.
Республикада һава температурасы төнге сәгатьләрдә -7..-12, аязган вакытта -14..-19 (Казанда -15), көндез -4..-9 градус (төбәкнең көнбатышында -12, башкалада -8..-10) тәшкил итә.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә Татарстанда янә температура фонының күтәрелүе көтелә, бу һава шартларының бозылуына китерә.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/06-02-2022/tatarstanda-toman-m-19-graduska-kad-r-salkyn-k-tel-5848766

Комментарийлар