Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда “Таян Аллага” Бөтенроссия конкурсы игълан ителде

Әлеге конкурсның төп максаты – яшь татар язучыларын барлау, аларга булышлык итү, шулай ук татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру.Конкурс 3 этапта уза. Эшләр 1 октябрьдән киләсе елның 31 гыйнварына к...




4989(1)

Конкурс 3 этапта уза. Эшләр 1 октябрьдән киләсе елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне 31 мартка к
адәр ачыклаячак. Иң яхшы эшләрнең авторларын бүләкләү май аена планлаштырыла. Конкурста 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Катнашучыларның профессиональ рәвештә әдәби һәм журналистика эшчәнлеге белән шөгыльләнмәве мөһим шарт булып тора. Җиңүчеләр шигърият, проза, драматургия һәм публицистика номинацияләрендә бүләкләнәчәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комментарийлар