Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда су басу вакытында 200дән артык торак пункт зыян күрергә мөмкин

Су басуның уңайсыз сценарие белән Татарстанда су басу зонасына 39 муниципаль берәмлектәге 220 торак пункт эләгергә мөмкин, анда 13 000 нән артык кеше яши.

Бу хакта республика вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, 2024 елның язгы су басуына фаразлар борчулы. Февраль ахырына республикада кар катламының биеклеге уртача күпьеллык күрсәткечләрдән күпкә югарырак. Шуңа күрә, аның сүзләренчә, бу язда су басу киеренке сценарий буенча үтәргә мөмкин. «Муниципаль районнарга бүгенге көннән үк югары әзерлек режимына күчү, ә су басу башланса, кичекмәстән гадәттән тыш хәл режимына күчү тәкъдим ителде», – дип билгеләп үтте Рөстәм Нигъмәтуллин.

 

Фото: Татар-информ

Комментарийлар