Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда сөяк җелеге донорлары регистры булдырыла

Балалар республика клиник хастаханәсендә республика табибларына Санкт-Петербургның Р.М.Горбачева исемендәге балалар онкологиясе, гематология һәм трансплантология фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләр...

Балалар республика клиник хастаханәсендә республика табибларына Санкт-Петербургның Р.М.Горбачева исемендәге балалар онкологиясе, гематология һәм трансплантология фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре шул проектны тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Фото http://rt-online.ru Фото http://rt-online.ru
Проект инициаторлары арка мие донорлары илкүләм регистрын булдыру һәм үстерү белән 2013 елдан бирле шөгыльләнәләр. Бу вакыт эчендә потенциал тугандаш булмаган арка мие донорларын эзләү өчен бердәм онлайн-платформа булдырганнар. Хәзергә анда каты авыручы пациентларга ярдәм итәргә әзер 43 мең 550 россияле һәм казакъстанлы турында мәгълүмат бар. Регистр буенча донорлар эзләү нәтиҗәсендә, 84 уңышлы трансплантация башкарылган.
Татарстан илкүләм регистрны формалаштыру республика Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчеләре белән очрашуда килешенде. Проектның партнеры – КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты.
Типларга аеру реагентлары хәйрия фондлары җыйган гражданнарның хәйрия акчаларына сатып алына.
Элек сөяк җелеген күчереп утырту өчен донорларны күп илләрдә яшәүчеләр теркәлгән халыклар регистры ярдәмендә эзләргә туры килә иде. РФда яшәүчеләр илкүләм регистрын кулланганда донорны активлаштыру срогы һәм чыгымнар шактый кими.
Татарстанның беренче донорлары типларга аеру өчен беренче кан үрнәкләрен тапшырды.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар