Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган
Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган. Татарстанның баш санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган...
Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган. Татарстанның баш санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

1212 кеше табиблар күзәтүендә кала. Чит илләрдән 106 кеше кайткан, алар өйдә карантинда утыра.
Моннан тыш, Авдонина эпидемия башланганнан алып 253 хезмәт коллективы тикшерелүен әйтте.
Комментарийлар