Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда сигез меңнән артык кеше утсыз калган

Татарстанда начар һава торышы аркасында, берничә районда 50 торак пунктта яшәүчеләр утсыз калган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш и...

Татарстанда начар һава торышы аркасында, берничә районда 50 торак пунктта яшәүчеләр утсыз калган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Болар – Казанда, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч, Арча, Алексеевск, Спас, Яңа Чишмә районнарындагы торак пунктлар.
Барлыгы 8398 кеше утсыз калган. 193 ярдәмче трансформатор станциясе токтан аерылган.
Бүген, шулай ук һава торышы бозылу сәбәпле, Казанда балаларга мәктәпкә һәм бакчага бармаска рөхсәт иттеләр.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар