Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда шәҗәрәләр бәйгесе игълан ителде

Татарстанда «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәният-мәгариф проекты игълан иткән «Минем шәҗәрәм» генеалогия проектлары бәйгесе старт алды. Бу хакта «Татармультфильм» берләшмәсенең матбугат хезмәте хәбәр...

Татарстанда «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәният-мәгариф проекты игълан иткән «Минем шәҗәрәм» генеалогия проектлары бәйгесе старт алды. Бу хакта «Татармультфильм» берләшмәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткән.
derevo
Бәйге Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм «Татармультфильм» берләшмәсе тарафыннан оештырылган. Анда республика мәктәпләрендә укучы башлангыч класс укучылары катнаша ала.
Эшләр 2017 елның 8 гыйнварына кадәр кабул ителәчәк. Аларны архив хезмәткәрләре һәм Татар Балалар нәшрияте редакторлары кергән бәйсез жюри караячак. Бу эшләргә карата төп шартлар: шәҗәрәнең дөреслеккә туры килүе һәм гамәли материалларның теркәлгән булуы. Тикшеренү эшләренә өстәп рефератлар, альбомнар, елъязмалар, презентацияләр һәм видеофильмнар кабул ителә.
«Минем шәҗәрә» бәйгесенә 2017 елның 16 гыйнварында йомгак ясала. Җиңүчеләр диплом белән бүләкләнә, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт архивына экскурсиягә килү мөмкинлегенә ия булачак.
Бәйге турында тулырак мәгълүматны «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәният-мәгариф проектының рәсми сайтында алырга була.

Комментарийлар