Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда сабан культуралары планлаштырылган мәйданның 63 процентына чәчелгән

Татарстанда сабан культуралары планлаштырылган мәйданның 63 процентына, ягъни 1110 мең гектарга чәчелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры...

Татарстанда сабан культуралары планлаштырылган мәйданның 63 процентына, ягъни 1110 мең гектарга чәчелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
a87a36a23c2215a887753964a5c778b2HJGA2450_300
Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 765 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 73%. Шул исәптән сабан бодае - 269 мең га яисә фаразга карата 60% мәйданда чәчелгән, арпа - 333 мең га яисә 93%, борчак - 50 мең га яисә 91%, ашлык кукурузы - 48 мең га яисә 51%.
Шикәр чөгендере 52 мең га яисә планнан 82% мәйданда чәчелгән, рапс 30 мең га яисә 26% мәйданда, май орлыгына дигән көнбагыш - 66 мең га яисә фаразга карата 60%.
Бигрәк тә Зәй (71 процент), Әтнә (70), Сарман һәм Саба (75 әр), Алексеевск (70) муниципаль районнары игенчеләре кыр эшләрен актив алып бара.
Гомумән алганда, быел чәчүлек мәйданнары 2,9 млн га тәшкил итә, аның 1,8 млн гектары - бөртекле культуралар өчен.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар