Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда Россия Президентын сайлаулар башланды

Татарстан Республикасында исәп буенча сигезенче тапкыр Россия Президентын сайлаулар башланды, алар 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Татарстанда 65 территориаль сайлау комиссиясендә 2821 сайлау участогы бар, республика халкы шунда килеп, ил Президентына теге яки бу кандидат өчен тавыш бирә ала.

РФ Үзәк сайлау комиссиясе дүрт кандидатны сайлауга кертте: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм бүген гамәлдә булган Россия лидеры Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче).

Шулай ук Татарстанда яшәүче 110 меңгә якын кеше «Мобиль сайлаучы» сервисы аша үзенә уңайлы сайлау участокларында тавыш бирәчәк. Сайлаулар өчен яраклы төбәк буларак сайлаучыларның бер өлеше Татарстан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсен сайлаган.

Авыру, инвалидлык һәм башка җитди сәбәпләр аркасында сайлау участогына үзләре килә алмаган сайлаучылар 17 мартта 14:00 сәгатькә кадәр участок сайлау комиссиясенә телдән яки язма рәвештә гариза бирергә хокуклы. Бу очракта 2024 елның 15-17 мартында сайлаучының өенә комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр киләчәк һәм сайлау участогына килмичә тавыш бирү мөмкинлеге бар.

 

Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-rossiya-prezidentyn-sailaular-baslandy-5884550

 

Фото: Татар-информ

Комментарийлар