Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда ришвәтчелек узган елга караганда 4 тапкырга арткан

 Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышында ришвәтчелек проблемалары турында сөйләштеләр.Тата...

 
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышында ришвәтчелек проблемалары турында сөйләштеләр.
rtqweoo
Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Иван Гущин сүзләренчә, Татарстанның икътисади мониторинг комитеты уздырган тикшеренүләр республикада көнкүреш өлкәсендәге коррупция проблемасы барлыгын раслый. Әлеге мәсьәлә 2014 елда коррупциягә каршы советта күтәрелгән булган. Бу өлкәдә ике ел буена күп эшләр башкарылган. Мәгариф өлкәсендә сизелерлек нәтиҗәләр бар. “Халык контроле” системасында көнкүреш коррупциясе буенча аерым категория булдырылган. Тик шуңа да карамастан, без кабат бу темага әйләнеп кайтырга мәҗбүрбез, сәбәбе - халыктан килгән мөрәҗәгатьләрнең артуы, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
- Дәүләт хезмәтендәге кешеләрнең ришвәт алуы узган елның күрсәткечләреннән дүрт тапкырга артыграк. Алар арасында авыл җирлекләре башлыклары, хезмәт күрсәтү өлкәсендә, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә бар. Җинаятьләрнең күбесе социаль тәэмин итү белән сәламәтлек саклау өлкәсенә карый. Монда үсеш күрсәткече ике тапкырга артык, - дип ассызыклап үтте Президент.
Сәламәтлек саклау өлкәсенә килгәндә, ришвәт алуның күп очраклары инвалидлык алуга булышлык итүгә, медицина ярдәме күрсәтүгә, хәрби хезмәттән азат итүгә карый.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, халыкның медицина ярдәме күрсәтелүдән канәгать булмавы күзәтелә.
- Республика буенча канәгать булуның уртача күрсәткече 47 процентны тәшкил итә. Кайбер хастаханәләрдә бу күрсәткеч өч тапкырга кимегән, - диде ул.
Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстан медицина өлкәсенә акчаны кызганмый. Узган елны гына да миллиард сумнар бирелгән. Республикада үлгән пациентларга медицина ярдәме күрсәтү очраклары да булган.
- Монысы инде чиктән ашып китә. Халык һаман акча җыюлардан, көнкүреш өлкәсендәге гаделсезлекләрдән арыды. Муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү сроклары сузыла, законсыз рәвештә өстәмә документлар таләп итәләр. Мондый очраклар Чаллыда, Арча, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Минзәлә, Нурлат һәм Балык Бистәсендә күзәтелгән, - ди Президент.
 
Чыганак: http://shahrikazan.com

Комментарийлар