Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда Рамазан аен үткәрү тәртибе, төгәл башлану көне, фитыр сәдакасы һәм фидия күләме расланды

Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы Пленум утырышы үтте, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Фото: http://dumrt.ruПленумда Татарстан и...

Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы Пленум утырышы үтте, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Фото: http://dumrt.ru Фото: http://dumrt.ru
Пленумда Татарстан имам-мөхтәсибләре, казыйлар, мөселман уку йортлары җитәкчеләре һәм нәзарәт структуралары вәкилләре катнашты. Көн тәртибендә төп сорау буларак Татарстан Республикасында Рамазан-шәриф аена әзерләнү һәм аны үткәрү мәсьәләсе каралды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чыгышында Рамазан аеның барлык имамнар, мөхтәсибләр һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте өчен бик җаваплы вакыт булуын билгеләп үтте: “Рамазан аеның фазыйләтләрен халыкка җиткерү, мөселманнарны ураза тотарга өндәү, изге гамәлләр башкару, зәкят түләү һәм мохтаҗларга сәдакалар бирү, тәравих намазлары, көндәлек ифтарлар, гает намазы һәм аз керемлеләргә ярдәм итү – әлеге эшләрне оешкан дәрәҗәдә үткәрү Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм республика мөхтәсибләренең, һәрбер имамның Аллаһы ризалыгы өчен башкара торган төп бурычы булып тора”.
Пленум барышында Татарстанда Рамазан аен үткәрү тәртибе, аерым алганда Изге Рамазан аеның төгәл башлану көне, фитыр сәдакасы (Ураза бәйрәменә кадәр бирелә торган сәдака) һәм фидия күләме расланды. 2018 елда Рамазан аеның башлану көне 16 майга туры килә, ә беренче тәравих намазын (Рамазан ае дәвамында укыла торган махсус намаз) Татарстанның барлык мәчетләрендә дә 15 майдан укый башлыйлар. Фитыр сәдакасының минималь күләме – быел 100 сум күләмендә билгеләнгән, ә зәкят бирү хәленнән килгән кешеләргә фитыр сәдакасының тәкъдим ителгән суммасы 600 сумны тәшкил итә. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә 200 сум күләмендә фидия билгеләнгән. Сәдакалар күләме пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сүзләренә таянып һәм бодай, арпа ярмасы, хөрмә һәм йөзем җимеше бәяләреннән чыгып билгеләнә. Зәкят түләү өчен нисаб күләме алтын буенча – 210 мең сум, ә көмеш буенча – 18 мең сум тәшкил итә. Шулай ук 2018 елда Ураза бәйрәменең датасы расланды, ул быел 15 июньгә туры килә.
Пленум утырышында катнашучылар шулай ук мәхәлләләрдә идеология өчен мәчет имамнарының җаваплылыгы, мөхтәсибәтләрдә балаларның ялын оештыру, Диния нәзарәтенең Татарстандагы төзәтү колонияләрендә алып барган дәгъват эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасының эшчәнлеге турындагы мәсьәләләрне карады. Голәмалар шурасы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев шураның яңартылган составын игълан итте, "Социаль тернәкләндерү һәм яраклашу үзәге" Автономияле коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Азат Гайнетдинов, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән хезмәттәшлек турында чыгыш ясап, тоткыннар арасында профилактик антиэкстремистик чараларны тормышка ашыруда актив катнашуы өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт хаты тапшырды. Моннан тыш, имамнар, хәнәфи мәзһәбе традицияләрен саклау максатыннан, балалар арасында намаз уку конкурсын үткәрү буенча башлангычны хупладылар.
 
 

Комментарийлар