Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда парашютчылар рекорд куйды

30 июнь көнне Урал парашютчылары Татарстанда "Вингсьют — зур формацияләр" дисциплинасында Урал һәм Идел буе рекордын куйды, дип хәбәр итә URA.RU. Минзәлә аэродромында Екатеринбург, Чиләбе, Пермь,...

30 июнь көнне Урал парашютчылары Татарстанда "Вингсьют — зур формацияләр" дисциплинасында Урал һәм Идел буе рекордын куйды, дип хәбәр итә URA.RU.
 
Минзәлә аэродромында Екатеринбург, Чиләбе, Пермь, Ижау, Чабаксар һәм Мәскәү вәкилләре 10 кешедән торган формация җыя алды.
Рекордка әзерлек ел буе барды. Уку-өйрәнү өчен катнашучылар Минзәлә һәм Миасс аэродромнарында җыелды. Рекорд куяр өчен өч көнгә, 29 июньнән 1 июльгә кадәр, ун мөмкинлек бирелде. Аларда 15 кеше катнашты. Алтынчы тапкырдан ун кешедән  V-формасында очып баручы кошларга охшаган формация җыела алды. Хәзер спортчылар Россия һәм Европа рекордын кую мөмкинлеге ала. Ул июль аенда Коломнада узачак.
 
 

Фото: ura.news




Комментарийлар