Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда Милли мәдәният музеен торгызырга җыеналар

Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы кысаларында Милли мәдәният музеен торгызу мәсьәләсе күтәрелде. Бу инициатива белән совет һәм Россия галиме, сәнгать фәннәре докторы,...

Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы кысаларында Милли мәдәният музеен торгызу мәсьәләсе күтәрелде. Бу инициатива белән совет һәм Россия галиме, сәнгать фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова чыгыш ясады.
«Кызганычка, Казанда XX гасырга кадәрге татар сәнгате тәкъдим ителгән бер генә экспозиция дә юк. Әлбәттә, узган гасыр — сәнгать өлкәсендә зур үзгәрешләр һәм катаклизмнар чоры. Һәм бүген без бу чорның бай экспозицияләренә ия. Әмма бездә татар халык сәнгате кайда тәкъдим ителгән соң? Безнең милли декоратив сәнгатькә багышланган бер генә экспозиция дә юк», — дип зарланды Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова.
Аның сүзләренчә, элек Татарстан Милли китапханәсе бинасында Милли мәдәният музее урнашкан, аның фондында уникаль предметлар күп булган.
«Хәзер исә музей экспонатлары тартмаларда төрле биналарда урнашкан, тузан җыеп ята. Моны болай калдырырга ярамый — музейны торгызырга кирәк дип уйлыйм. Өстәвенә, моның өчен барысы да бар, бина гына табарга калды», — дип уйлый сәнгать белгече.
Ул яңа музейда Татарстан рәссамнары һәм сувенир продукция осталары өчен илһам урынына әвереләчәк татар декоратив сәнгате экспозициясен ясарга мөмкин булачагын искәртте.
«Бу үрнәкләргә таянып, алар Кытай продукциясенә көндәш булырлык чын милли колоритлы сувенирлар ясый алыр иде», — дип тәкъдим итте ул.
Бу инициативаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. «Без уникаль экспонатларны урнаштыру өчен урын таба алыр идек. Әмма музейны булдыру мәсьәләсендә сез безгә хәл итү юлларын күрсәтергә тиеш. Без бу мәсьәлә буенча фикер алышырга һәм хәл итәргә риза», — дип йомгаклады Татарстан Президенты.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/26-03-2022/tatarstanda-milli-m-d-niyat-muzeen-torgyzyrga-yenalar-5852171

Комментарийлар