Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда “милли курчак”ны сайладылар

Чаллы шәһәренең “Чишмә” Халыклар Дуслыгы йортында “Милли курчак — 2018″ VI шәһәр балалар иҗаты бәйгесе финалы узды. Фото: addnt.ruБәйгедә төрле милләттән булган 16 кызчык катнашты. Бу хакта Татарстан...

Чаллы шәһәренең “Чишмә” Халыклар Дуслыгы йортында “Милли курчак — 2018″ VI шәһәр балалар иҗаты бәйгесе финалы узды.
1024 Фото: addnt.ru
Бәйгедә төрле милләттән булган 16 кызчык катнашты. Бу хакта Татарстан Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Бәйрәмдә балалар үз телләрен, халык мәдәниятен һәм милли костюм үзенчәлекләрен белүләрен күрсәтте.
Татар, рус, башкорт, төрек, чуваш, мордва, удмурт, мари, таҗик, әрмән, үзбәк, якут, еврей, азәрбайҗан, лезгин, немец милләтеннән булган кызлар тамашачыларны үз халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, барлык катнашучылар да махсус исемгә лаек булдылар. Финалга кадәр “Тамашачылар мәхәббәте” исеме өчен тавыш бирү оештырылган иде. Нәтиҗәдә, бу титулга лезгин халкы вәкиле булган Шейла Османова лаек булды.
“Милли курчак - 2018″ проекты апрель ахырында “Безнең Татарстан” VIII республикакүләм яшьләр форумының “Тынычлык һәм татулык территориясе” мәйданчыгында беренче урынга лаек булды.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар