Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда мәчет имамын үле хәлдә хәрабәләр астыннан табалар

Узган җомгада өйлә намазыннан соң Кормаш авылы мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт мәхәллә халкын ташландык хәлдәге элеккеге колхоз җәйге терлек лагеренда мәчет, мохтаҗлар ихтыяҗына төзелешкә кирәк-ярак,...

Узган җомгада өйлә намазыннан соң Кормаш авылы мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт мәхәллә халкын ташландык хәлдәге элеккеге колхоз җәйге терлек лагеренда мәчет, мохтаҗлар ихтыяҗына төзелешкә кирәк-ярак, утын хәзерләү өмәсе игълан итә.
 
65HrRvPzyhg
Халык җыелганчы дип берүзе түбәсе ябык иске карданың терәкләрен кискәндә көтелмәгән хәл — ул кинәт ишелеп төшә һәм 66 яшьлек имам матча астында кала.
Вакыйга урыныннан ерак та булмаган авыл халкы аны хәрабәләр астыннан табып алганда соң була инде — ул урында ук җан бирә, дип яза районның «Йолдыз» газетасы.
«Бик кече күңелле, ярдәмчел иде имамыбыз», диләр шушы авылда яшәүчеләр.
«Мәрхүмнең рухы җәннәттә булсын, район дин тормышына ул үзеннән бик зур өлеш кертте. Апасның Җәмигъ мәчетен төзү һәм бизәүдә башлап йөрде. Ничә еллар элек төзелеп җайга кереп китә алмаган Кормаш авыл мәчетен төзекләндерү, яңартуда һәм халыкны хак дин юлына тарту, иманга кайтаруда зур көч куйды», ди имам-хатиб Рәшит һәм “Миргасыйм” мәчете имам-хатибы Рамазан хәзрәтләр. Мәрхүмнең җеназасына килгән Апас мәдрәсәсе җитәкчесе Шәһит хәзрәт, Әнәле мәчете имам-хатыйбы Мостафа хәзрәт һзм башкаларның да аның турында матур истәлекләре бар.
Рәшит хәзрәтнең Апаска кайтып төпләнгәнче Казан төзәтү дәүләт учреждениеләрендә сакчы, тәрбияче булып эшләгәнлеге мәгълүм.
«Үз акчасына бик күп фәкыйрьләргә, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә иманы кушканча ихластан булышты. Авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмнең», ди Кормаш мәхәлләсе халкы һәм аны яхшы белүчеләр. Алар Апас мөхтәсбәтенә Кормаш авыл мәчетенә аның исемен кушу буенча эш башларга җыена.
Чыганак: Татар-информ

Комментарийлар