Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда күперләрне тикшерү уңаеннан тендер игълан ителде

Татарстанда күперләрне тикшерү өчен 2 миллион сум бүлеп бирәчәкләр. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы әлеге уңайдан тендер игълан итте.Тендерда катнашу өчен гаризалар 17 июньгә кадәр каб...


Татарстанда күперләрне тикшерү өчен 2 миллион сум бүлеп бирәчәкләр. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы әлеге уңайдан тендер игълан итте.





0_51905_8796bae6_XL
Тендерда катнашу өчен гаризалар 17 июньгә кадәр кабул ителә, аукцион 20 июньгә билгеләнгән. Тендер электрон аукцион формасында үткәрелә.
Техник бирем нигезендә, Әгерҗе, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә һәм Азнакай районнарындагы 117 күпернең ныклыгы тикшереләчәк.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар