Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда кризис мәктәп балаларының туклануына да тиячәк

Казан хакимияте, азык-төлеккә бәяләр арту сәбәпле,  мәктәп ашханәләрендә укучыларга бирелүче ризык күләмен киметәчәк.Бу турыда социаль туклану департаменты директоры Гүзәл Ананьева хәбәр итте: «Азык-т...

Казан хакимияте, азык-төлеккә бәяләр арту сәбәпле,  мәктәп ашханәләрендә укучыларга бирелүче ризык күләмен киметәчәк.

e66d06d3d52a14b3de2de1317fcb6a37_L


Бу турыда социаль туклану департаменты директоры Гүзәл Ананьева хәбәр итте: «Азык-төлеккә бәя арту белән безгә иртәнге ашны 19,  төшке ашны 49 сум килеш саклап калып балаларны җитәрлек дәрәҗәдә тукландыру авырлаша. Бәяләрне элеккечә калдырып, тиешле өлешләрне киметергә яки азык-төлекнең арзанлырагын сайларга туры киләчәк», диде департамент директоры.


Узган ел мәктәп һәм балалар бакчасына кайтартылган 564 тонна азык-төлекне яраксызга чыгарылган.


Сүз уңаеннан, Россия шәһәрләре арасында Казан мәктәпләрендә туклану бәясе иң арзанлысы.



http://tatar-today.ru

Комментарийлар