Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда коточкыч янгын: берничә торак янган, тугызын саклап калганнар

Түбән Карамалы авылында чегәннәр яши торган урында янгын чыккан. Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыБерничә торак корылма янып беткән, тугызын саклап кала алаганнар. Бу турыда Татар-информ” агентлы...

Түбән Карамалы авылында чегәннәр яши торган урында янгын чыккан.
17a0a9cb928662cb78b2988d4fa6ede9 Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Берничә торак корылма янып беткән, тугызын саклап кала алаганнар. Бу турыда Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Бүген көндезге дүртләр тирәсендә Түбән Карамалы шәһәр тибындагы бистәнең Овражный урамында янгын турында хәбәр килгән. Шаһитлар чегән гаиләләре яшәгән такта корылмалар януын әйткән.
Янгынны сүндергәндә, коткаручылар өч яшьлек малайның үле гәүдәсен табып алган, диелгән әлеге хәбәрдә.
Янгын сүндерүчеләрнең оператив эшләве нәтиҗәсендә 9 йорт коткарып калынган. Янган барлык корылмалар законсыз төзелгән булган.

Комментарийлар